Кэбестэ тозлау рецепт


Сайлыйбыз


Ак күчәнле кәбестә органик кислоталарга, С һәм К витаминнарына бай. Белгечләр әйтү­ен­чә, тозлаган кә­бестәдә әлеге витаминнар ике­ләтә диярлек күбәя. Очсызлы, гади генә бу яшелчәне тозлауның әллә ни авырлыгы юк. Туравы гына озаграк. Тозлау өчен соңрак өлгерешле сортлары кулай. Чөнки алар бик тыгыз һәм каты була. Үзләре үстер­мәгәннәргә базарда яки кибеттә кәбестәнең ак эчлесен сайлап алу ягын карарга кирәк, чөнки, тозлагач, мондый кә­бестә ке­тердәп торачак. Кулга тотып, бераз баскалаганда шытырдап торырга, шул ук вакытта каты, тыгыз булырга тиеш. Ә инде кышка кергәндә генә сатып алырга җыенганда, кәбестәнең өшү-өшемәвенә игътибарлы бу­­лырга кирәк. Өске яфраклары яшел икән, димәк, кәбестә өшемәгән. Ә инде берничә кат “бишмәте” салдырылып, яшел яфраклары бөтенләй калмаган икән, өшегән булу ихтималы зур. 

Тозлыйбыз



Кәбестә тозлау өчен агач мичкә яки зур пыяла савыт әйбәт. Эмальле кәстрүл дә кулланырга мөмкин. Тик аның ярыл­ган-чатнаган, купкан урын­нары булмаска тиеш. Ә менә пластик чи­ләкләр яки тутыкмас корычтан эшләнгән кәстрүлләр бу эшкә ярамый. Өстенә бастырык рәвешендә кую өчен юылган чиста таш яки сулы банка кулай. Кәбестә өстенә тимер әйберләр куярга ярамый. Тозга килгәндә, йод кушылмаганын алырга ки­рәк. Чөнки йодлы тоз кәбестәне йомшарта. Тозлык ясап тозлаганда, 1 кг кәбестәгә чама белән 1 аш кашыгы тоз салалар. Ә инде “коры килеш” тозлаганда, тозны күбрәк салырга кирәк. 
Тозлау өчен калынрак турау әйбәт, юкса кәбестә йомшарачак. Бакчада үзегез үстергәнсез икән, күчә­нен, аерым ваклап турап, кәбес­тәгә кушып җибәрү начар булмаячак. Чөнки кү­чәндә файдалы матдәләр күп. Сатып алынган кәбестә күчәнен кулланмау хәерлерәк, чөнки аның күпме нитрат һәм химикатлар туплаганлыгын белеп булмый ич. Кәбестәне кайвакыт шакмаклап турыйлар, ә кайбер очракларда дүрт өлешкә яки яртылаш бүлеп кенә дә тозлыйлар. Әчүдән туктагач (тозлыгы тонык төскә керә), кәбестәне салкынчарак урынга алып куярга кирәк.

Нәрсә өстәргә?



Кәбестәгә һәрвакыт диярлек кишер өстиләр. Никадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшырак. Чөнки кишер кәбестәнең кетер­дәвеклеген арттыра, хуш ис бирә. Шулай ук хуш исле түгәрәк кара борыч, ак әнис, укроп орлыклары, канәфер, кузаклы әче борыч салалар (тәмләткечләрне тоз белән бер күләмдә диярлек алырга кирәк). Кайбер хуҗаби­кәләр кәбестәгә мүк, нарат җи­ләкләре, алма, слива да кушалар. Кайвакыт чөгендер салалар: бу яшелчә кәбестәгә кызгылт төс бирү белән беррәттән, үзенчәлекле тәм дә өсти.

Кәбестә тозлау серләре

• Угычтан уылган кишер кәбестәгә алсу төс кертә, кишерне юка гына итеп тураганда исә кәбестә ак төсен югалт­мыйча кала.

• Бактерияләр­дән сак­лау өчен, кәбестә тоз­лау­да кулланыла торган савыт эченә юка гына итеп бал катламы сыларга була.

• Кетердәп торсын өчен, кәбестәгә бераз гына керән тамыры өстиләр.

• Кәбестәнең өстен керән яфраклары белән каплап куярга кирәк, чөнки алар күгәрүдән саклый.

• Бераз гына кыяр тозлыгы өстәгән очракта, кәбестә тагы да тәм­лерәк тозланачак.


Безнећ рецепт

Борычлы кәбестә


3 кг кәбестә, бер татлы борычны эре генә итеп турарга. Болгатып, банкага тутырырга. Өстенә кузаклы әче борыч салырга. 750 г кайнаган су (суынган), 3 аш кашыгы бал салып, болгатырга һәм суыткычка куярга.

Польша салаты


1 кг кәбестә, уртача зурлыктагы 1 чөгендер, 1 зур кишер, уртача зурлыктагы 1 баш сарымсак (сытарга). Кәбестәне турарга, калган яшелчәләрне эре тишекле угычтан чыгарырга. Кәбестәне тоз салмыйча гына бераз изгәләргә һәм яшелчәләр белән бергә болгатырга. Шуннан ярты стакан суга ярты стакан үсемлек мае, ярты стакан шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгарырга. Суынгач, ярты стакан чамасы аш серкәсе салырга да өстенә бастырык (12 сәгатькә) куярга. Бастырыкны алгач, кәбестәне суыткычка куярга.


 Чыгынак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Источник: sahne.ru

Помидорны консервлауда бик күп төрле рецептлар тәкъдим ителә. Шулар арасыннан помидорны маринадлау рецептына тукталыйк.

1 литрлы банканың төбенә 2 лавр яфрагы, 6 данә кара борыч, түгәрәкләп киселгән 1 баш суган салына. Шуның өстенә рәт белән урталай киселгән тыгыз йомшаклы помидор тутырыла. Помидорларны киселгән ягы белән аска таба каратып тезәргә кирәк. Өстенә шулай ук түгәрәкләп киселгән суган салына. Шуннан өстенә маринад коярга гына кала. Ул болай әзерләнә: 1 л суга 10 лавр яфрагы, 15 кара борыч борчагы, 15 данә гвоздика, 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр салына. Кайнап чыкканнан соң, шуңа 3 аш кашыгы серкә өстәлә. Шуннан соң банканы капкач белән каплап 15 минут стерилизациялиләр. Банканы ябар алдыннан маринадны капларлык итеп аз гына көнбагыш мае өстиләр.

Помидорны тозлаганда исә, аны тәмләтү өчен 10 кг помидорга 150 г укроп, 10 г әче борыч, 40 г петрушка яфрагы, 100 г кара карлыган яфрагы салалар. Ә кайбер бакчачылар шуңа 50 г керән яфрагы һәм 40 г сарымсак та өстиләр.


Помидорны һәм тәмләткечләрне әзерләү, аны савытларга (кисмәкләргә) тутыру кыяр тозлагандагы кебек башкарыла. Кызыл помидорларны тозлаганда, 1 л суга 80- 90 г тоз, ә яшел һәм коңгырт помидорларга 70-80 г тоз салына.

Кыяр тозлау шулай ук тиешле игътибар таләп итә. Аның бигрәк тә Нежинский, Малыш, Кустовой, Вязни-ковский, Либелла Р1 сортлары тозлау өчен әйбәт санала. Тозлау алдыннан кыярны зурлыгына карап сортларга аералар: эреләренең озынлыгы 10-12 см булса, уртачалары 8-10 см, ваклары 5-7 см була. Сортларга аергач, кыярны яхшылап юалар һәм тәмләткеч белән бергә савытларга тутыралар. Әгәр дә кыярны мичкәләрдә тозларга туры килсә, тәмләткечнең 1/3 өлешен мичкә төбенә, 1/3 ен урта бер җиргә, ә калганын өске өлешенә салалар. 10 кг кыярга 300 г укроп, 50 г керән яфрагы, 30-40 г сарымсак, 10-15 г кузаклы әче борыч, 100 г кара карлыган яфрагы, 50 г петрушка яфрагы салына. Әгәр дә кыярны 20 кг тозлыйсыз икән, барлык тәмләткечләр ике тапкыр артык алына. Билгеле, тәмләткечләрнең нисбәте башкача да булырга мөмкин. Нинди генә нисбәттә булса да, аңа аш тозы эремәсе салалар. Эремә ясаганда, 1 л суга эре кыярлар өчен — 90 г, уртачалар өчен — 80 г, ваклар өчен 70 г тоз салына. Аннары 2 тәүлектән соң аңа эремәне өстәп мичкәне бөкелиләр һәм бозлы базларга яисә башка суык саклагычларга куялар.

Кыяр, кәбестә, помидордан тыш башлы суганны һәм тәмләткеч яшел үсемлекләрне дә тозлыйлар. Башлы суганның, нигездә, өлгереп җитмәгән, саклау өчен җитәрлек дәрәҗәдә яраклы булмаган башларын тозлыйлар. Моның өчен башта суганчаларны юып, коры кабыкларыннан чистарталар да банкаларга тутырып, аңа тозлы су (1 л суга 100 г тоз исәбеннән) салалар. Шул килеш берничә көн торгач, аларны салкын базларга саклауга куялар.


Кыярны, шулай ук кызыл башлы кәбестә һ. б. яшелчәләрне маринадларга мөмкин. Маринадлау серкә кислотасының тәэсир итүенә нигезләнгән. Яшелчәләрне 50 л га кадәр сыйдырышлы кисмәкләрдә яисә пыяла банкаларда маринадларга була. Бик үк әче булмаган маринадларда серкә кислотасы 0,8-0,9% ка, ә әчерәк маринадларда 1,8% ка кадәр җитә. Маринадлау өчен әзерләнгән тәмләткечләрне 15 минут кайнаталар да, шуңа тоз һәм шикәр комы өстәп, тагын 3 минут кайнаталар. Тондырганнан соң аны марля аша сөзеп серкә өстиләр.

Кыярны маринадлау өчен аны башта әйбәт итеп юасың да тыгыз итеп банкаларга тутырасың, аннары шуның өстенә кайнар маринад суы коясың һәм, 85-98°С температурада 10-20 минут чамасы стерилизацияләп, банканы һава кермәслек итеп ябасың.

Яшелчәләрне консервлаганда соңыннан банкалар «атмасын» өчен болай эшләргә кирәк. Кастрюльгә салкын су салып, шунда яшелчә тутырылган банканы утыртасың, су банканың иңсәләренә кадәр җитәргә тиеш. Аннары банка ярылмасын өчен аның астына агачтан эшләнгән түгәрәк куела. Кастрюльдәге су кайнап чыгу белән, банканы судан аласың һәм шунда ук анда тутырылган яшелчә өстенә кайнап чыккан тозлык (рассол) коясың. Ул бер үк вакытта рәттән әзерләнергә тиеш. Менә шундый ысулны кулланып япкан банкаларның беркайчан да «атканы» юк, диләр тәҗрибәле бакчачылар, яшелчәләрне консервлау осталары.


Чыганак: «Ямь һәм тәм яки яшелчә бакчасы» китабы.

Источник: tukai-rt.ru

Кышка әзерләнәбез. 8 төрле кыяр тозлау ысулы.

gn8qvate02y

1. ОГУРЦЫ «КАК МАГАЗИННЫЕ»

на 1 литр воды:
— 1,5 ст.ложки соли
— 3 ст.л. сахара
— 10-12 ложек 9% уксуса на 3-х литровую банку.
1. Лавровый лист, душистый перец, гвоздику, репчатый лук (кольцами), укроп уложить на дно банки, далее огурцы.
2. Подготовленные огурцы в банках залить кипятком, остудить до теплого состояния, слить, добавить сахар и соль в расчете на 1 л.воды, вскипятить снова, залить огурцы и закатать.
Уксус добавлять в банку перед второй заливкой!

 

2. ОГУРЦЫ «ХРУСТЯЩИЕ»

-1морковь
-2 луковицы
-1 головка чеснока
-по 1 листочку хрена, смородины, вишни, лаврушки,зонтик укропа
— горошки черного перца
1. Уложить на дно 3-х литровой банки морковь разрезанную на 4 части и все вышеперечисленные ингридиенты.
2. Уложить огурцы, залить горячей кипяченой водой на 15 мин. Воду слить. Добавить в нее:
— 5 ч.л.соли
— 10 ч.л.сахара
— 100г. столового уксуса.
3. Воду со специями вскипятить еще раз залить в банку. Закатать.


 

3. «ТЕМ, КТО НЕ ЛЮБИТ ОСТРОЕ»
Это вкусные малосольные огурчики. Идеально подходят для тех кому по разным причинам нельзя есть острое.
На 3-х литровую банку:
— 1,5 л. воды
— 2 ст.л.соли
— 3 ст.л. сахара
1. Огурцы вымыть и залить на 3 часа, меняя воду.
2. Уложить в банку:
— зонтики укропа,лист хрена, 5 листьев смородины
— 4 зуб.чеснока
-10 горошин черного перца
— 4 шт.гвоздики
— корица
— эстрагон
3. Уложить огурцы в банках вертикально, залить горячим рассолом на 3 минуты. Затем рассол слить, снова вскипятить и залить в последний раз, добавив в банку:
— 1 ст.л.столового уксуса
4. Закатать. Перевернуть вверх дном и оставить под теплым одеялом пока не остынет. Даже весной открывая банку огурчики как будто малосольные.

 

4.  «ДАЧНАЯ ЗАСОЛКА»
Очень простой способ засолки огурцов, но очень вкусный, огурцы получаются хрустящие.
В чистые простерелизованные банки ( 3л.) положить:
— листья хрена
— вишни
— черной смородины
— веточки укропа
— по 5 зубчиков чеснока.
1. Насыпать в каждую банку по:
— 100г. соли и сахара ( 4 ст.л.сахара и 10 ч.л.соли).
2. Заполнить банки огурцами и залить холодной водой. Закрыть их полиэтиленовыми крышками, поставить в темное холодное место (типа погреба). Готовы огурцы будут через 3 месяца, но стоят до весны.


 

5.  «ПЬЯНЫЕ» ОГУРЦЫ
1. На дно банки уложить:
— корень хрена
— укроп
— чеснок
— листья смородины
2. Затем плотно уложить огурцы и залить маринадом, на 1,5 л.воды:
— 3 ст.л.соли без горки
— 2 ст.л. сахара
— 1 ч.л.уксуса
— 2 ст.л.водки.
Стерелизовать 15 минут.

 

6. «ОГУРЦЫ В ТОМАТНОЙ ЗАЛИВКЕ»

— 5 кг. огурцов
— 2 кг.огурцов
— 250 г.чеснока
— 250 г.растительного масла
— 250 г.сахарного песка
— 3 ст.л. соли
— 2 ст.л. 70% уксуса
1.Помидоры пропустить через мясорубку, добавить растительное масло, сахарный песок, соль, довести все это до кипения и варить 10 минут.
2. Потом постепенно добавить разрезанные на колечки огурцы. После закипания варить 20 мин., потом добавить чеснок и уксус, все перемешать и разложить в стерелизованные банки, укупорить.
Резать приходится долго, зато получается много банок 10 банок по 650 гр.


 

7. МАРИНОВАННЫЕ ОГУРЧИКИ
Огурцы положить в банки и залить рассолом, на 2 литра воды:
— 2 ст.л.соли с горкой
— 6 ст.л.сахара с горкой
— 5-7 горошин перца
— 5-7 лаврушки
1. Все вскипятить 3 минуты, затем остудить, добавить
— 2 ст.л. 70% уксуса
2. Залить в банки. Затем простерилизовать их 5 минут и закатать.

 

8. МАЛОСОЛЬНЫЕ ОГУРЧИКИ
1. Огурцы уложить в 3-х литровые банки со специями:
— укроп
— хрен
— листья смородины
— чеснок
— перец горошком (4-5 шт)
— гвоздика (2-3 шт.)
— лист черемухи
— 1 ст.л. соли с горкой
— 1,5 ст.л.сахара без горки
— 2 таблетки аспирина
— 0,5-1 ч.л.70% усусной эссенции и залить кипятком,

Источник: maydan.tatar

Кышкылыкка кәбестә тозлыйбыз
21.10.2017 / Мең дә бер киңәш 

Кышкылыкка кәбестә тозлыйбызУкроп белән

Укроп белән тозлаган кәбестә аеруча тәмле була. Көннәр коры чакта ук бакчада үскән хуш исле укропның орлыкларын җыеп куярга кирәк. Кәбестә тозлау вакыты җиткәч, әзер укропны куллану бик уңайлы.

Тозлау өчен 3 килограмм чамасы булган бер баш кәбестә, уртача зурлыктагы 3 кишер, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы коры укроп орлыгы кирәк булачак. Ваклап туралган кәбестәне уңайлы киң савытка салабыз һәм өстенә тоз сибәбез. Кышкылыкка тозлый торган кәбестәгә тозны да дөрес сайларга кирәк, аның өчен эре ташлы тоз яхшы була. Вак яисә йодлы тоз ярамый.
Кәбестәне бутыйбыз һәм кул белән бераз уабыз. Вак кыргычтан чыгарылган кишерне һәм укропны кушып, тагын бутап куябыз. Өстенә авыр әйбер куеп, өч көн җылы бүлмәдә тотабыз. Бу вакыт эчендә газы чыксын өчен кәбестәне әледән-әле бутап торабыз. Шулай эшләмәсәң, аңа әче тәм керә. Өченче көнгә кәбестәне чиста, коры банкаларга тутырып, базга төшереп куябыз.
Чөгендер белән
Бу рецептны еш кына “Гурьевскича кәбестә” дип тә йөртәләр. Чөгендер белән тозлаган кәбестәдә хуш исле әчкелтем-баллы тәм була.
Тозлау өчен: 8 килограмм кәбестә, 3 килограмм чөгендер, 2 баш сарымсак, 1 керән тамыры кирәк булачак.
Тозлык өчен: 2 литр су, 100 грамм тоз, ярты стакан шикәр комы, 4 дәфнә яфрагы, 2 канәфер, 10 данә борчаклы кара борыч алына.
Башта тозлык эшлибез: суны кайнатып чыгаргач, барлык тәмләткечләрне салабыз да сүндереп суытабыз. Бу рецепт өчен кәбестәне эрерәк итеп турарга да була. Чөгендерне вак шакмакларга турыйбыз. Сарымсак белән керән тамырын вак кыргычтан чыгарабыз.
Кәбестәне кул белән җиңелчә генә угач, чөгендерне һәм башка тәмләткечләрне кушып, яхшылап бутыйбыз. Шуңа тозлык салып, өстенә авыр әйбер бастырып куябыз. Тозлык кәбестәне күмеп торырга тиеш. Көн дә кәбестәне берничә тапкыр бутап торыгыз. Өченче көнгә банкаларга тутырып, салкын урынга куегыз.

Источник: kiziltan.ru


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Этот сайт использует Akismet для борьбы со спамом. Узнайте как обрабатываются ваши данные комментариев.